26 июнь көнне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко мактаулы кунаклар рәтендә 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә унберенче сыйныф укучылары тормышында иң дулкынландыргыч һәм тантаналы чараларның берсе - Чыгарылыш кичәсенә чакырылган иде.
Бөгелмә шәһәрендә мәктәп бусагасын атлап чыгып, мөстәкыйль тормышка 430дан артык егет һәм кыз аяк баса. Шунысы куанычлы, безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе тотрыклы рәвештә югары кала. Элла Ивановна чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырулары белән котлады, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, аңлы рәвештә һөнәр сайларга, үз белгечлекләрендә иң яхшысы булырга омтылырга һәм туган шәһәребез, район, республика, илебез чәчәк атуга, һичшиксез, үз көчләрен юнәлтүләрен теләде.