Әлмәт шәһәрендә 8 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

2021 елның 30 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 8 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Трошкин Олег Алексангдр улы һәм Светлана Вячеслав кызы гаиләсендә булды. 29 июнь аенда аларның ир егет һәм кыз балалары туа. Яңа туган сабыйларга Тимофей һәм Мира исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Балаларның акыллы, талантлы, сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен телибез. Гаиләдә һәрчак наз булсын, ата-ана мәхәббәте мәңгелек булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International