Кичә, 27 нче июнь көнне, «Орешник” ял паркында әгерҗелеләр яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышларының матур юбилейларын үткәрүче парларга рәхмәт хатлары тапшыру күркәм гадәткә әверелеп бара.
Әгерҗе муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән:
Марина һәм Сергей Михеевлар, Ксения һәм Павел Лукшиннар, Липин Дмитрий һәм Мария, Домаскин Михаил һәм Татьяна, Домаскин Александр һәм Татьяна гаиләләре бүләкләнделәр.