2021 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400нче сабый тууы теркәлде

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Огородниковлар - Илья Владимирович һәм Валерия Владимировна гаиләсендә беренче бала, кызлары Карина туды. ГХАТ бүлегенә кызлары тууны теркәү өчен әти кеше килде, аның өчен тантаналар залына чакыру зур сюрприз булды, анда бәхетле әтине бүлек хезмәткәрләре кызлары туу белән котладылар, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International