Мамадыш районында гаилә юбилярларын тәбрикләделәр

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Мамадыш районы Шәдче авыл җирлегендә 30,35, 60 ел бергә торган парларны тантаналы рәвештә котлау чарасы узды. Җирлек башлыгы Валерий Василий улы Шрыков авылдашлары өчен зур бәйрәм оештырган.

Энҗе, мәрҗән һәм бриллиант парларны район башлыгы урынбасары Ришат Роберт улы Сәмигуллин тәбрикләде. Озын бәхетле гаилә тормышлары теләгәннән соң, парларга истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды.

Юбилярлар үз чиратында район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International