Бала туу белән гаилә дәүләт ярдәменә хокуклы. Бүген, 2021 елның 29 июнендә, Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Рафаил улы Фәттахов һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова катнашында, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Яр Чаллы шәһәрендә барлыгы 5000нән артык ана(гаилә) капиталына сертификат бирелде.