Июнь аенда туй турындагы билгеләр бу чорда өйләнешкән парның бөтен гомере бал аена охшаячак, диләр. Мөнәсәбәтләр саф, назлы һәм бер үк вакытта кайнар булачак. Ир белән хатын арасында туйга кадәр өстенлек иткән хисләр елдан – ел яңа көч белән яна.
Чәчәк аткан, саф, ирекле, хуш исле июнь ае Аксубай районына шул айда үзләренең никахларын теркәгән унбиш парны бүләк итте.