Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2021 елның июнь аенда Әлмәт шәһәрендә 206 бала дөньяга килде. Алар арасында 102 малай, 104 кыз һәм 1 игезәк балалар.
Баланың минималь авырлыгы 700 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4570 гр. Иң яшь әни – 17 яшьлек, иң өлкәне – 44 яшьтә, иң яшь әти – 21 яшьлек, ә иң өлкәненә – 54 яшь.
Бу айның популяр бала исемнәре Давид, Ева, Камиль, София, Артур, Мирон, Артём, Анастасия. Сирәк исемнәр арасында Фархат, Ильзиля, Фаиза, Зумрад, Хюрем, Альтаир, Муслима, Юна.