Россия флагы көнен бәйрәм итү көннәрендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә дүрт никах теркәлде. Яңа өйләнешүчеләр билгеләп үткәнчә, бу көн очраклы гына сайланмаган, чөнки илебез билгеләп үтә торган көн алдыннан яңа гаилә барлыкка килүе шатлыклы вакыйга. Бу көнне яшьләр адресына бик күп җылы сүзләр котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кунакларга һәм яшь парларга триколор лента тапшырылды.
Август - туйларның кызу чагы! Яшь парлар гаиләләренә нигез салынуга бик игътибарлы карыйлар. Кемдер бөтенхалык яраткан бәйрәмнәрне, яки православие даталарын сайлый, ә кемдер календарьда матур, истә калырлык датаны билгели.
Бөгелмә районында вакытлыча кыенлыклар кичерүче күп балалы гаиләләргә һәм балаларга ярдәм йөзеннән, 21 август көнне, балалар паркында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Чара хатын-кызлар советы иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды, аның составында Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко да бар иде.
2021 елның 21 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче пар булып Костарев Егор Николай улы белән Фазылова Руфидә Илдус кызының никахлары теркәлде.
Никах теркәү-гаилә тормышына аяк баскан яшь парларның тантаналы һәм истәлекле мизгел. Ә бу көн матур дата белән үрелеп барганда, ул икеләтә истә кала.
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елда Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстәге Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатында Серп һәм чүкечле кызыл сөлге алыштыра.
Туй датасын сайлау – гашыйклар өчен катлаулы бурыч, чөнки күпләр сайлаган көн гаилә иминлегенә йогынты ясаячак, дип ышана. Гадәттәгечә, матур даталарга сорау зур.
Никах теркәү сезоны кызганнан-кыза бара, димәк, кызыксынган кияү һәм кәләшләр арта бара. Бу бик әйбәт, без барлык булачак ир белән хатын кебек үк, Никахлашу сараенда һәр тантананың яхшы үтүен телибез.
20.08.2021 Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, чыннан да, һава торышы гына түгел, ә теркәлгән парларның санына килгәндә дә бик кызу көн булды. Бу көнне барлыгы 14 пар никахларын теркәделәр. Яңа өйләнешүчеләргә барлык башлангычларында да иминлек, бәхетле озын гомер, һәр көн бары тик бәхет һәм шатлык кына китерсен дип телибез.
Менә инде сигез ел дәвамында ГХАТ идарәсе мәгариф идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә "Гаилә белеме" электрон курсы һәм "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты буенча дәресләр оештыра. Шәһәр мәктәпләре укучылары атна саен килештерелгән график буенча Никахлашу Сараена киләләр.