2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Көнен, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яше тулган Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби – бабалары өчен ишекләрен ачты-Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру.
Август аенда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында 100 акт теркәлде. Юбилей баласы булып Арина исемендәге кыз теркәлде. Бәхетле ата-аналар Тимур Ильясович һәм Елена Владимировна кызларын яратып Ариша дип атыйлар, ул гаиләдә өченче бала булып туды.
2021 елның 25 августында, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, «Демография» милли проектын һәм «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Бондаренко Валентина Николаевна һәм Евгений Владимировичны бергә тормыш итүләре белән котладылар.
25 август көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең төп залында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.
2021 елның 24 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400 нче сабый тууы теркәлде. Ева Апаков Денис Виктор улы белән Елена Александр кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
Татарстан Республикасы көне һәм Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Кечкенә бөртектән” дип исемләнгән чаралар циклы старт ала. Әлеге ике истәлекле датага багышланган беренче вакыйга – Ямалетдиновлар гаиләсенең көмеш юбилее.
21.08.2021 елның матур датасында үзләренең никахларын теркәгән Табашниковлар гаиләсе Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге үткәргән «изге теләкләр хаты» акциясендә катнашуларын теләделәр.
21 август көнендә Тәлгать әфәнде һәм Фәридә ханым Гомәровларның рубин туйлары. Тәлгать Кавиевич белән Фәридә Габдрахмановна 40 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер итәләр. Юбилярларны район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы, район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәрип кызы, “Восточный” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Сафин Ринат Гаднан улы котладылар.
2021 елның 21 августа Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 700 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Фатхутдин Салават Илшат улын һәм Хасанова Алсинә Рустам кызын никахлашу көне белән котладылар.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.