Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды.

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Сентябрь ае күпләрнең ике яклы хисләре уята. Анда әле узып баручы җәйнең тавышы да ишетелә, әмма шул вакытта көн саен көзнең салкын сулышы сизелә. Мондый һава торышы туй алды консультациясе үткәрү өчен комачауламады.

 11 нче сентябрь көнне, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе ишек алдында булачак яшь парлар өчен традицион инструктаж үткәрелде. Тантаналар бүлеге җитәкчесе Ксения Павлова кияү һәм кәләшләргә никах теркәү процедурасы вакытында үз-үзләрен ничек тотарга, иң мөһим һәм җаваплы көндә дулкынлануларны булдырмас өчен нәрсәләргә аерым игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International