ТР ӘМР башкарма комитетының ГХАТ идарәсенен 8 ай нәтиҗәләре

2021 елның 12 сентябре, якшәмбе

2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1450 бала туу теркәлде, шуларның 728е малай, 722се кыз. Игезәк балалар туган 12 гаилә икеләтә бәхеткә ия булды. Алинә, Амелия, Әминә, Марк, Мирон, Давид кебек исемнәр популяр исемнәр булды. Замира, Аиза, Эмма, Динислам, Альяр, Лукьян сирәк исемнәр булды.

2021 елның башында Әлмәт шәһәрендә 752 гаилә төзелгән. Аларның 441е җәйге чорда гына да никахларын теркәгән. Яшь парларның күбесе үзләренең гаилә союзын тантаналы шартларда, аларның туганнары һәм якыннары катнашында теркәделәр.

ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне тормышларындагы мөһим вакыйгалар белән котлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International