Арча районында зөбәрҗәт туй

2021 елның 11 сентябре, шимбә

2021 елның 11 сентябрендә Фирдинат Госман улы һәм Рәфига Баһман кызы Хәбриевлар гаиләсе рубин туйларын билгеләп үттеләр. Менә инде 40 ел дәвамында алар кулга-кул тотынып, бер-берсе турында кайгырттылар, тормыш киртәләрен һәм юлдагы очраган каршылыкларны җиңеп чыктылар.

Юбилярларны район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы һәм район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәрип кызы котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы И.Г.Нуриевның котлау хатын һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләкләрен тапшырдылар.

Юбилярларга шулай ук уртак юлларын матур итеп, бәхеттә, шатлыкта дәвам итүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International