ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 24 гыйнвар көнендә Балтач районының Норма авылында яшәүче Исхаков Мөхәрләм Рамазан улы 90-нчы туган көнен каршы алды. Юбилярны Россия президенты В.В.Путин исеменнән котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, КЦСОН “НАЗ” булегенең директор урынбасары Юсупова Ф.Ф., хезмәттәшләре, туганнары җыелды.

      24 гыйнвар көнне ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электрон курсы буенча дәрес узды. Педагог-гаилә белгече Камалетдинова Алсу Наил кызы Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең беренче курс укучылары өчен «бәхетле гаилә» темасына дәрес үткәрде.


23
гыйнвар, 2022 ел
якшәмбе

22 гыйнвар көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт юбилярларны – Валентина Михайловна һәм Михаил Антонович Борисовларны котладылар.


22
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Гаилә кору һәр гашыйк парлар тормышында мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Яңа өйләнешүчеләр өчен бу әле беренче уртак мөһим карар кабул итү дә, никахлашу көнен сайлау да.

Туйга әзерләнгәндә иң беренче мәсьәлә – датаны сайлау. Әлбәттә, күп кенә парлар аны елның тиешле вакытына һәм уңайлы көнгә таянып сайлыйлар, әмма кайберләре никах теркәү турында таныклыкта «матур» дата торуын тели.

2022 елның 22 январь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, икенче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Шарифуллин Тимур Хәмзә улы һәм Алинә Марат кызы гаиләсендә булды.

Гадәттәгечә, һәр шимбә көнне 12.00 сәгатьтә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультацияләр үткәрелә.

Шактый еш кына парлар, туйларын планлаштырганда, иң мөһим көн өчен иң матур һәм бәйрәм датасын сайларга тырышалар. Күпләр үзенчәлекле көннәр талисман кебек эшли, өйдәге һава торышын барлык авырлыклардан саклый, дип ышана.


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Студентлар тормышы-һәр кеше тормышында иң якты һәм онытылмас вакыт! ! Студентлык һәм яшьлек - ике апалы-сеңелле һәм студент тормышы елларын бик бай һәм тулы итеп яшәгән кеше бәхетле кеше.


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бала туу — гаилә өчен зур шатлык. Ата-ана баласына зур өметләр багълап, аның саулык-сәләмәтлектә, бәхеттә, яхшы кеше булып үсүен тели.  Балтач районының Кили авылында Сөнгатуллиннар гаиләсен тулыландырып, тәүге бала дөньяга аваз салды. Аңа мәгнәле, матур Рәмзис исеме куштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International