Балтач районында ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Балтач Ф.А. Закирова Балтач бистәсендә матур итеп гомер итүче Мөнир Ибраһим улы һәм Нурия Хәйдәр кызы Ибраһимовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Бу күркәм гаилә районда үрнәк гаиләләрнең берсе. 50 ел иңгә-иң куеп, акыллы балалар тәрбияләп үстергән, тормыш юлларын намус хезмәт юлы белән үткән бу гаилә һәрбер кеше өчен өлге булып тора.