2022 елның 8 февралендә Балык Бистәсе поселогында халык җыены булып узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы катнашты.
Җыен ахырында бүләкләү тантанасы булды. 50, 55 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Валеевлар, Гыйматдиновлар, Зыятдиновлар, Гавриловлар гаиләләре үзара мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.Г. Әхмәтҗанова һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф. Вәлиуллов гаиләләрне котладылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.