2022 елның 9 февраль аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде.
9 февраль көнне Глумов Александр Сергей улы һәм Вероника Павел кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Виктория исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әти-әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырдылар.
Сезне кызыгыз туу белән котлыйбыз! Кечкенә генә кызыгыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Ә сезгә кечкенә могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, күңелле мәшәкатьләр, шатлык һәм бәхет телибез!