Мамадыш районы ГХАТ бүлеге баш белгече Фания Гаязова мәртәбәле медаль белән бүләкләнде

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Гражданлык хәле актларын теркәү системасы өлкәсенә керткән зур өлеше һәм күпъеллык хезмәте өчен Мамадыш районы ГХАТ бүлеге баш белгече Фәния Гаязова Татарстан Репсубликасының “Фидакарь хезмәт өчен” дәүләт медале белән бүләкләнде. Зур бүләкне аңа дәүләт Советы рәисе Фәрит Хайрулла улы, ГХАТ идарәсенең еллык коллегиясендә тапшырды.

Утыз елдан артык хезмәтен шушы бүлеккә багышлаган Фәния Шамил кызы, бүгенге көндә дә ГХАТ бүлегенең алыштыргысыз һәм кыйммәтле хезмәткәре, бүлек җитәкчесенең уң кулы.

Белемле, акыллы, игътибарлы, намуслы, хезмәт сөючән – бу аның турында әйтергә мөмкин булган сыйфатларның башы гына.

Бүгенге көндә ул бәхетле хатын, бәхетле әни, бәхетле бала да әле. Тормыш иптәше Алмаз Хамиз улы белән алар ул һәм кыз үстерәләр. Шулай ук Фәния хыным уңган бакчачы һәм кош-корт үстерүче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International