4 нче мәктәп укучылары Чистай ГХАТ идарәсендә кунакта

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 10 нчы февралендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең 6 нчы сыйныф укучылары булып кайттылар.

Никахлашу сарае фойесында укучыларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова каршы алды. Балалар, танышкач, ЗАГС урнашкан борынгы сәүдәгәрләр йортының биналарын кызыксынып карадылар. ГХАТ бүлегенең кеше тормышындагы роле, туу, никах, үлем турында күзаллаулар алдылар.

Гаиләнең мәгънәсе, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әхлак һәм фәхизия турында сөйләштеләр.

Сыйныфта балалар бик яхшы, акыллы, кызыксынучан! Катлаулы сорауларга үзләренең грамоталы җаваплары белән сөендерделәр. Укучылар белән аралашу чыгарылыш сыйныфларында ук дәвам итәр дип өметләнәбез. Яңа очрашуларга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International