Балтач районында кургаш, энҗе, алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне котладылар

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Балтач районың Кили мәдәният йортында бик матур бәйрәм - гаилә бәйрәме уздырылды. Мәдәният үзәгенә районда гомер итүче алтын, энҗе, кургаш туйларын билгеләп үтүче юбиляр гаиләләр чакырылды. Алар бәйрәмнең күрке иде. Балтач районы башкарма комитетының җитәкче урынбасары ИлһамГайнетдинов тантананы ачып җибәреп, балтачлыларга куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова юбиляр гаиләләргә матур теләкләрен җиткезеп, район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән котлау открыткаларын тапшырды. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 10, 30, 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән юбилярларыбыз сәхнә түренә чакырылып, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International