10 февраль көнне ГХАТ Идарәсе коллективы Түбән Кама шәһәр музеенда урнашкан "Язмышка рәхмәтле" дигән исем астында Татарстанның һәм Россиянең Атказанган архитекторы Фирдәвис Хановның күргәзмәсендә булды. Ул шәһәрнең 55 еллык юбилеена һәм композиция авторының 70 еллыгына багышлана.
Без аның зур эшенең ачык нәтиҗәләрен күзәтеп кенә калмыйча, барлык объектларның ничек төзелүен архитекторның үзеннән ишетә алдык. Аның бер эше – Түбән Кама ГХАТ Идарәсе бинасы. Ул кечкенә, бер катлы бинаны чын Никахлашу Сараена әйләндергән.
Яраткан шәһәребезнең ничек чәчәк атуын күрү мөмкинлеге өчен Фирдәвес Гайнетҗан улына зур рәхмәтебезне белдерәбез!