2022 елның 17 февраль көнендә Балтач районы Биктәш авылында гомер итүче Вячеслав һәм Зинаида Ивановлар гаиләсе 60 ел – бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Бу матур гаиләне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Р.К.Латыйпов бриллиант туйлары белән котладылар.
2022 елның икенче ае матур даталарга һәм кызыклы вакыйгаларга бай, һәм алар барысы да "икеле" гә бәйле. 17 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2022 нче елның 222 нче пары - Артем һәм Ангелина Беловлар теркәлде.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чараларны ике дәүләт телендә үткәрәләр. Халыкара туган тел көне алдыннан Яшел Үзән перинаталь үзәгендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Ибраһим белән Әхмәднең туу турында таныклыкны сабыйларның әнисе Резедә Идрисова алды. Балалар 27 гыйнварда шәһәрнең бала тудыру йортларының берсендә дөньяга килгән. Ир белән хатын өчен малайлар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булдылар: Руслан һәм Резедә алты яшьлек Солтан һәм ике яшьлек Мәрьям тәрбиялиләр.
Арча муниципаль районы Яңа Кишет авыл җирлегендә Мөхәммәди Фазлыевич һәм Дания Абдулловна Хәкимовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп бергә узалар һәм язмыш сынауларын узган вакытта бер-берсенә ярдәм итеп киләләр. 50 ел элек бу гаиләне бәйләгән җылы хисләрне саклап кала алган алар.
396 сабыйның, ЗАГС бүлеге тарафыннан теркәлгән 196 малай һәм 200 кыз. Беренче бала 101 гаиләдә туган, 164 гаиләдә икенче бала, өченче бала 102 гаиләдә бәхетле шатлык кичерә, 29 бала дүртенче һәм аннан күбрәк гаиләләрендә туган.
16 февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре бик теләп Әхмәтгәрәевлар гаиләсенең уңайлы йортында булдылар һәм сапфир юбилейлары белән котладылар.
2022 елның 14 февраль аенда район башлыгы катнашында узган гомуми шәһәр планеркасында 2021 елда район башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
50 ел… Бу вакыт эчендә дөньяны дер селкеткән нинди генә хәлләр, вакыйгалар булып узмаган. Ә мәхәббәт яши...
Районда бер-берсен хөрмәт итеп, пар канатлы булып, яшьләргә өлге итеп куярлык биш дистә ел бергә гомер иткән гаиләләр бихисап. Алар арасында бүген, 15 февраль көнендә алтын туйларын билгеләүче, Арчада гомер итүче Мөбарәкшиннар гаиләсе дә бар.
Никах теркәүнең илленче еллыгын юкка гына Алтын туй дип атамаганнар. Бу металл мөнәсәбәтләрнең какшамаслыгын һәм кыйммәтен символлаштыра һәм ярты гасыр дәвамында бер-береңә таяныч, шатлыклы һәм кайгылы минутларда ярдәм иткән гаиләне яхшырак характерлый.