Айбаш авыл җирлегендә матур картлык кичерүче, озак еллар пар булып яшәүче гаиләләр күп. Мәгъсүм һәм Зәйнәп Хәйруллиннар-шундый гаиләләрнең берсе. Сугыш язмышын бергә бәйләгәнгә 60 ел узды. 60 ел элек, бөтен дөнья ак карга күмелгән мизгелдә, Зәйнәп апа Мәгъсүм абыйның өенә килен булып төшә. Икесенең дә балачак һәм яшьлек еллары авыр елларга туры килә. Икесе дә колхозда эшли. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Аларның балалары инде үзләре әби-бабай. Бу гаилә авыл халкы арасында ихтирамга лаек.