Баулыда игезәкләр туды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Динар Камил улы һәм Альбина Фаварис кызы Гарафутдиновлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти- әни кызларына Замира һәм Рената дигән исемнәр бирделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International