Әлмәттә игезәкләр тууы теркәлде

2022 елның 27 феврале, якшәмбе

2022 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә игезәкләр туу теркәлде.

Шатлыклы вакыйга Рыжиков Евгений Виталий улы һәм Гүзәл Ринат кызы гаиләсендә булды. Ватанны саклаучылар көнендә 2022 елның 23 февралендә аларның игзәк уллары туа. Яңа туган сабыйларга ата-аналар Виталий һәм Михаил исемнәре бирәләр. Виталий "тормышчы" һәм Михаил,"аллага тиң" дигәнне аңлата. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котлады һәм аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресларын, истәлекле китап һәм балаларга туу турында таныклык, беренче документларын тапшырдылар.

Евгений һәм Гүзәл, игезәкләр туу белән котлыйбыз! Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар, дус-тату булсыннар, һәм сезгә шатлык кына китерсеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International