2022 нче елның 25 нче февралендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ганиев Илдус Гомәр улы һәм Мония Нургали кызы бергә гомер итүләрен «алтын юбилей» белән котладылар.
Ганиевлар гаиләсе 50 ел тату гомер кичерәләр. Молния Нургали кызы 30 елдан артык танылган Чистай сәгать заводында эшләгән, Хезмәт ветераны, нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләргә ия. Илдус Гомәр улы транспорт компаниясендә 40 елдан артык шофер булып эшләгән. Гомуми хезмәт стажы -80 ел!
Юбилярларны котларга Чистай сәгать заводының ветераннар Советы Рәисе Шиһабетдинов Рәшид Хәмит улы килде.
Юбилярларны котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек телибез! Гаилә җылысы, якыннарың белән аралашудан шатлык.