28 нче февраль көнне ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме»электрон курсы буенча дәрес узды. Педагог, гаилә белгече Михеичева Светлана Сергей кызы 22 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә әниләр кулында» дигән темага дәрес үткәрде.
8 Март – Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Светлана Сергей кызы «Бервакыт 20 елдан соң» лирик комедиясеннән кечкенә генә өзек ярдәмендә, күп балалы әнинең тормыш юлы, зур һәм яраткан гаиләсенең шатлыклары һәм хәсрәтләре турында укучыларга үрнәк итеп китерде. Фильмдагы өзектән чыгып, балалар яраткан ана кулында гаилә ныгый бара, дигән нәтиҗә ясадылар. Шулай ук дәрес барышында унынчы сыйныф укучылары бу темага иҗади якын килделәр, ике командага бүленеп "Гаиләнең киләчәге – аналар кулында" дигән фотоколлаж төзеделәр.