2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан Бикмурзин Рәшит Галим улы һәм Мария Леон кызының гаилә тормышының алтын юбилее теркәлде. Матур, энергияле, көләч, зифа буйлы, житди Бикмурзиналар гаиләсе ЗАГС бүлегенә балаларны, оныкларны һәм оныкчыкларны алып килделәр. Биюләрдә очраклы танышу, дуслыкка һәм ихтирамга нигезләнгән 50 еллык мәхәббәткә әверелде. Балалары һәм оныкларыннан җылы һәм чын күңелдән котлау сүзләре юбилярларның күңеленә хуш килде. Тантаналы шартларда алтын юбилярлар ЗАГС бүлегенең Мактау китабында үз имзаларын калдырдылар, шулай ук ЗАГС бүлеге хезмәткәрләреннән Мактаулы таныклык һәм истәлекле бүләк алдылар.