ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

15 февральдә "Ныклы гаилә" проекты һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Равил һәм Нина Салиховларны Алтын туйлары белән котлады.

55 ел элек нәкъ шушы айда алар дәүләт каршында никахларын теркәп матур тормыш башлап җибәрәләр.

Гашыйклар көнендә, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башлыгы урынбасары Ришат Самигуллин Әхтәмовлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән тәбрикләделәр.


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Ярату, кадерләү хисләрен белдертү – сөйгән ярыңа гына түгел, бәлки әти-әниеңә, якыннарыңа, үзеңә, гомүмән тормышка да мөмкин.

Өйгә кайту белән якыннарны кочып, мәхәббәтне аңлату зур һәм бик тә җиңел эш, ә бит без барыбыз да җылы сүзләргә мохтаҗ! – “Минем гаилә” исемле тренинг-уен ахырына, ГХАТ бүлегенә экскурсиягә килгән һәр студент шундый нәтиҗәгә кидле. Укучылар рольләрне сайлап, үзләре аркылы уздырып, гаилә командасының терәген тоеп уенны яхшы гына башкарып чыкты.

Гашыйкар көне көнне Яңа Кенәр авыл җирлегендә бриллиант һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче юбилярларны, Валериан Николаевич һәм Икибий Пантелеевна Николаевлар, Равил Касыймович һәм Роза Зариповна Хәбибрахмановлар, Әхтәм Мөхәмәтгалиевич һәм Равилә Зәйнаковна Әхмәтхановлар, Рәшит Һадыевич һәм Фатыйма Насрыевна Һадыевлар, Фәрук Зиатдинович һәм Мөршидә Садыйковна Зиатдиновлар гаиләләрен котладылар.

Бәхетле гашыйклар язылышу тантанасын изге Валентин гашыйклар яклаучысы көнне уздырдылар. Яшь гаиләгә изге теләкләр белән беррәттән ГХАТ бүлеге мөдире Бакеева Г.В. район башлыгы Демидов С.А. исеменнән тәбрикләү һәм истәлекле бүләк тапшырды.

14 февраль - елның иң романтик һәм дулкынландыргыч көне. Бу көнне бөтен дөнья - «Гашыйклар көне»н билгеләп үтә. Яшел Үзәннең алты пары үз гаиләсен булдыру өчен нәкъ менә шушы бәйрәмне сайладылар, ә яңа өйләнешкән ике пар Изге Валентин көненә багышланган конкурста катнаштылар. Никах теркәү тантанасыннан соң, яшь парлар зур кызыксыну белән Мәхәббәт, Гаилә, никах темасына багышланган, Изге Валентин көне тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

2022 елның 12 февралендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Валерий Павлович һәм Римма Юрьевна Плакатновларны бергә тормыш иткән «сапфир юбилее» белән котладылар.

Гашыйклар көне символы булып ялкынлы йөрәк тора. Йөрәк-кешенең иң мөһим органы - тормышыбызның нигезе. Шуңа күрә, мөгаен, ул мәхәббәт символы булып санала.

Мәхәббәт – дөньяда булган иң изге, иң матур хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бүген, эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге саф хисләреңне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән форсат. Яратып, яратылып яшәгез дуслар!

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Әмирхан һәм Әмилинның игезәк балаларын тантаналы рәвештә чыгару булды. Рөстәм Шаһит улы һәм Руфия Нуриәхмәт кызы Валеевлар күп балалы игезәкләр булдылар. Бала туу-ул бәхет. Ә ике сабый булса-бу тагын да зур шатлык!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International