Өйләнешүчеләр никах теркәү өчен һәрвакыт гадәти булмаган цифр комбинацияләре белән даталарны сайлыйлар. 2022 елның 22 февралендә, унъеллыкның соңгы көзгеле датасында, Мөслим ГХАТ бүлегендә 2 пар теркәлде. Шуларның берсе – тантаналы рәвештә язылышкан Саклаубаш егете Нурияхметов Айрат һәм Жәлил поселогы кызы Ахметшина Вероника. Парларны чын куңелдән туй көне белән котлыйбыз! Гаилә тормышыгыз озын, бәхетле, болытсыз, күңелле вакыйгаларга бай булсын, балалар көлүе, наз һәм мәхәббәт тулы тормышта яшәргә язсын.