Яшел Үзән муниципаль районында паспорт тапшыру тантанасы

2022 елның 25 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Бу көнне тугыз яшел үзәнле олы тормышка беренче адым ясадылар, Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар һәм нәкъ менә шул мизгелдән алар хокук, вазыйфалар гына түгел, ә үз карарларын кабул итү өчен җаваплылык та алдылар.

Яшь яшел үзәнлеләрне тормышларындагы әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз, барлык башлангычларында да уңышлар телибез.

Бәйрәм тантанасы истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International