2022 нче елның 24 нче февралендә ГХАТ Идарәсендә 10 ел элек Түбән Кама никахлашу сарае стеналарыннан ир һәм хатын булып чыккан Моисеевлар гаиләсенең гөлчәчәк юбилее узды.
Бергә гомер иткән елларда юбилярларның ике баласы – улы Данил һәм кызы Милана дөньяга килә.
Бәйрәм кунаклары алдында ГХАТ идарәсе белгечләре Алексей Анатолий улына һәм Миләүшә Басыйркызына киләчәктә дә сабырлыкны, назны, бер-береңне аңлауны саклап, яратуларын һәм яратылуларын теләделәр, Мактаулы акт һәм истәлекле китап тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.