Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм – россиялеләрнең какшамас батырлыгы һәм хәрби фидакарьлеге, буыннар арасындагы өзелмәс элемтә һәм хәрби гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы символы.
Татарстанлылар илнең саклыгын ныгытуга зур өлеш кертәләр, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр һәм күпмилләтле Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклауда лаеклы хезмәт итәләр.
Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!
Идарә башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина