Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы Җиңү монументы янында узган бәйрәм митингында катнашты.

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

23 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көнендә, ГХАТ идарәсе коллективы Җиңү монументы янында бәйрәм митингында катнашты. Тирән рәхмәт хисләре белән без, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдык һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдык. Якты киләчәк өчен гомерләрен биргән каһарманнар турындагы хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International