Бәхет, мәхәббәт һәм иминлек – гаилә корырга уйлаган һәр парның хыялы. Язылышучыларның күбесе туй көненең гаилә тормышына тәэсире бар дип саный. Шуңа да матур санлы көннәрне көтеп алып, зур теләк белән сайлыйлар. Кышның популяр 22.02.2022 датасын да Мамадышның өч пары махсус алдан сайлап куйган. Һәр парның үзенә генә хас танышу, очрашу тарихы.
Әйтергә кирәк, атна уртасында язылышкан парларга аерым бер җылылык һәм тылсымлылык хас. Чөнки бар эшне артка куеп, атна уртасында Язылышу сараенынң ишеген ачып керү – бик кыйммәтле карар!