Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2022 елның 30 мартында традицион рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 14 гаилә ана капиталына ия булды.
«Бәхет – кулларда» – ЗАГС идарәсе проекты, аның кысаларында никахлашу сараенда һәм «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы үткәрелә.
Нәкъ менә 50 ел элек 1972 нче елнын 30 мартында Әгзаметдин Әглетдин улы белән Сания Әхмәт кызы тормыш сукмакларыннан гомергә бергә атлау өчен гаилә коралар. Шушы 5 дистә ел давамында алар бик күп шатлыклы мизгелләр кичерәләр.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никах теркәү тантанасы узды. Пар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.
2022 елның 30 мартында «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында Балык Бистәсе районы Тәбердино Чаллысы авылы мәдәният йортында 50 ел бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы узды.
2022 нче елның 30 нче мартында Тәбердино Чаллысы авылында «Демография» темасына түгәрәк өстәл узды. Гаилә төзү, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
30 яңа туган кыз һәм 13 малай Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеген 2022 елның мартында теркәгән. Бу айның популяр исемнәреннән Таисия, Матвей, Сальма, Марк, Есения, Эмилия дип атарга мөмкин. Гадәти булмаган исемнәрдән: Манвен, Иброхим, Алан.
2022 елның 29 мартында Түбән Кама муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы» нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
29 март көнне Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Мөхәррәм һәм Вәсилә Фәйзуллиннарны алтын туйлары белән, Галимҗан һәм Тәкыя Шакирҗановларны бриллиант туйлары белән котлады.
Узган атнада, 21-27 март көннәрендә, Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 369 бала: 203 малай һәм 166 кыз туу теркәлде.