Баулы районы ГХАТ бүлегендә КФҮ ДБУнең Баулы филиалы белгечләре өчен гражданлык хәле актларын теркәү турында кабат таныклыклар һәм белешмәләр бирү буенча укулар узды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова белгечләрне «Гражданлык хәле актлары турында» гы Федераль закон, гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламенты, гражданлык хәле актларын теркәү турындагы документларны алу хокукын раслаучы документлар исемлеген регламентлаучы Юстиция министрлыгы боерыгы белән таныштырды. Уку ахырында Мурсалимова С.Т. КФҮ ДБУнең Баулы филиалы бүлеге башлыгы Гимаева Г. Д. сорауларына җавап бирде һәм закон үрнәкләреннән торган махсус әзерләнгән документлар пакетын тапшырды.