ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2022 ел
җомга

2022 елның 3 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 800 бала туу турында акт теркәлде. 2 июнь көнне Саламаев Артур Василий улы һәм Регина Салават кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Марьям исеме кушылды.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының «Ата-ана батырлыгы» медале тапшырылган республиканың иң яхшы биш гаиләсе арасында Чистайдан Андрей Анатольевич һәм Лариса Юрьевна Рыбочкиннар гаиләсе булды.  Медальне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов балаларны яклау көнендә тапшырды.

Чарага килгән 14 гаиләне бала туу бәхете берләштерде. Икенче үзенчәлек — килгән гаиләләрне уртак эш урыны бәйли, чөнки бирегә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре җыелды. Нибары 17 ай эчендә Мамадыш администрациясендә 14 бала доньяга аваз салган.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген җәйнең беренче көне, димәк балаларның иң мөхим бәйрәме – балаларны яклау көне. Балалар – дөньядагы иң чиста, иң самими затлар, алар безнең иң кыйммәтле хәзинәбез. Аларга бәхетле һәм матур балачак бүләк итү – олыларның изге бурычы.

2022нче елның 19нчы маенда Нурисламовлар гаиләсендә көтеп алган могҗиза – игезәк балалар туды. Ике кызларын Арина белән Азалияне тәрбияләүче Зәвил һәм Гөлфия улларына охшаш Рәзил һәм Рүзәл исемнәре бирделәр.

Балаларны яклау көне – ямьле җәйнең беренче бәйрәме. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре  7нче балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе үткәрделәр.

Халыкара балаларны яклау көнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Тәтеш районының кечкенә гражданины тууы теркәлде.

Бүген, 1 июньдә, Алабугада бала тудыру йорты ачыла. Ике ел дәвамында, 2020 елның җәеннән башлап бала тудыру йорты келәм госпиталенә бирелә. Мондый карар катлаулы эпидемиологик хәл аркасында кабул ителде.

Бүген, балаларны яклау көнендә, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Резедә Игнатьева һәм ЮХИДИ хезмәткәре Фәрхәт һәм Мария Садриевлар гаиләсенә баланы имин йөртү өчен автокресло тапшырдылар.

Ел саен Чүпрәле районында балаларны яклау көне һәм әлеге чараның бер өлеше булып, әлбәттә инде, балалар коляскалары парады билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International