Җәй – туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт. Җәйге туй өчен теләсә кайсы стиль һәм тематика туры килә, чөнки елның җылы вакытында күп кенә идеяләрне тормышка ашыру күпкә җиңелрәк.
Әлмәт шәһәрендә туйлар сезоны башлады. Җәй көне туй иң популяр, чөнки ул күпләрнең балачактан ук яраткан ел фасылы. Беренче җәйге атнада Әлмәт шәһәрендә 30 пар гаилә корганнар.
Бүген, 2022 елның 4 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 300 нче пар, Лазарев Денис Петр улы һәм Фатьянова Алена Геннадий кызы, никахларын теркәде.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне никахлашу көне белән котладылар. Кадерле яшьләр! Сезнең мәхәббәтегез наз белән тулы булсын. Бер-берегезне яратыгыз һәм сабыр булыгыз.