Волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы

2022 елның 5 июне, якшәмбе

2022 елның 02 июненнән 04 июненә кадәр Саба муниципаль районының Байлар Сабасы поселогында 2022 нче елгы хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы булып узды.

Ярышларда республиканың 15 районы катнашты. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече Садреева Марина Михайловна җыелма команда составына керде. Балык Бистәсе районының хатын-кызлар командасы ярышларда лаеклы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International