Май аенда никахлашу начар сынамыш булып санался да, Түбән Кама шәһәрендә гаиләләренең бәхете өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга карар кылган парлар табылды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе 2022нче елның май аенда 54 парның никахын теркәде. Яшь парларны истәлекле көннәре белән тәбриклибез һәм бер-береңне аңлап, яратып, ярдәм итеп яшәргә телибез!
Шулай ук май аенда 203 баланың тууы теркәлде. Аларның 95 – малай, 108 – кыз.