Баулы гаиләсе «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнде

2022 елның 3 июне, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Баулы районының күп балалы Фарваевлар гаиләсен «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләде.

Фәрваева Татьяна Сергеевна һәм Фәрваев Юрий Фәйзелхак улы-тугыз бала әти-әниләре. Татьяна Сергеевна – мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль адаптация бүлеге тәрбиячесе, Юрий Фәйзелхакович – «НовоТранс» оешмасы шоферы.

Алар нык һәм тату гаилә корганнар, бүгенге көндә алар балалар өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә үрнәк  булып торалар. Ата-аналар балаларын белем алуга, аларның рухи һәм әхлакый үсешенә күп көч куя. Хәзерге вакытта гаиләдә ике студент, дүрт укучы, иң кечкенәсе-балалар бакчасында тәрбияләнүче, ике олы ул эшли. Балалар әти-әниләрен бик яраталар һәм хөрмәт итәләр, бер-берсенә бик теләп булышалар. Өлкәннәр кечкенәләр турында кайгырталар, әти-әниләренә өй эшләрендә булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International