2022 елның 3 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 800 бала туу турында акт теркәлде. 2 июнь көнне Саламаев Артур Василий улы һәм Регина Салават кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Марьям исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!