2022 елның биш ае нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 215 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән – 18 туу, никах теркәү турында – 15, аерылышу турында – 19, ата булу турында – 3, исем үзгәреше турында – 1, үлү турында – 158.
Җәй хаклы рәвештә туй сезоны дип санала һәм җәйнең беренче ае Бөгелмә районында искәрмә түгел. Җылы июньнең беренче көннәрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 28 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
Өстәвенә, үз эшләре турында гадәти доклад белән генә чыгыш ясамадылар, ә нәфис формада «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел» дип исемләнгән зур булмаган күргәзмә оештырдылар.
Җәй җитүгә чираттагы туйлар сезоны башланып китте. Июннең беренче атнасында Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 40 пар никахларын рәсмиләштерделәр.
2022 елның 02 июненнән 04 июненә кадәр Саба муниципаль районының Байлар Сабасы поселогында 2022 нче елгы хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы булып узды.
Һәр шимбә Никахлашу сараенда булачак парлар өчен инструктаж уза. Истәлекле көнне дулкынланмасыннар өчен һәм туй тантаналары «бишлегә» үтсен өчен булачак кияү-кәләшләрне никахларын дәүләт теркәү тәртибе белән таныштыралар һәм туган сорауларына җавап бирәләр.
Ел саен 6нчы июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне шулай ук рус теле көне дип тә атыйлар. Нәкъ шушы көнне 1799нчы елның 6нчы июнендә Александр Сергей улы Пушкин туган.
Җәй – туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт. Җәйге туй өчен теләсә кайсы стиль һәм тематика туры килә, чөнки елның җылы вакытында күп кенә идеяләрне тормышка ашыру күпкә җиңелрәк.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Баулы районының күп балалы Фарваевлар гаиләсен «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләде.
Май аенда никахлашу начар сынамыш булып санался да, Түбән Кама шәһәрендә гаиләләренең бәхете өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга карар кылган парлар табылды.