Чарада федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре: Юстиция министрлыгы, Финанс министрлыгы, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Федераль салым хезмәте вәкилләре, шулай ук Россия регионнарының ГХАТ органнары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә ГХАТ Идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина катнашты.
Ел саен үткәрелә торган киңәшмәләр барышында ГХАТ органнары эшчәнлегенә йомгак ясала, киләчәккә бурычлар билгеләнә, гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген оештыруның мөһим методик мәсьәләләре тикшерелә.