2022 елның 8 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, тугызынче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Русин Александр Александр улы һәм Ольга Валерий кызы гаиләсендә булды. 28 май аенда аларның ике малай туды. Яңа туган сабыйларга Назар һәм ЗахараягРаяна исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!