10 июнь көнне Сарман муниципаль районы Карашай Саклау авылында гомер итүче Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызына 103 яшь тулды. Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Вячеславовна, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары һәм якыннары да кушылды.