Социаль хезмәткәр көне

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

«Социаль хезмәткәр көне» – Россия Федерациясендә ел саен, 8 июньдә билгеләп үтелә торган халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бу изге күңелле кешеләр бәйрәме, аларның беренче урында шәфкате һәм яхшылыгы бар. Бу катлаулы эштә аерым характер, мәрхәмәтле йөрәк, сабырлык, кешеләрне ярату, аларны аңлау һәм аларга ярдәм итү омтылышы кирәк. Бу кешеләрнең ярдәме бәяләп бетергесез!

Бүген, Тантаналар сараенда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәүкәт улы Сәләхов бу гүзәл һөнәр ияләренә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырды.

Тантаналар сарае холлында «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Кунакларны «Щелкунчик» хореография ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Равил Галиев, Айсылу Сәйфуллина, Маргарита Иванова һәм «МимиМи» балалар вокаль төркеме бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International