Быел Рәфгатъ Шәяхмәт улы һәм Гөлфия Ризван кызы Фазлеевлар сапфир туйларын билгеләп үтәләр. Алар 1977нче елның 11 июнендә өйләнешкәннәр. Шул көннән инде 45 ел үтүгә карамастан юбилярларыбыз бер берсенә булган хисләрен саклап кала алганнар, тормыш юлы буйлап бергә баралар.
Рәфгатъ Шәяхмәт улы һәм Гөлфия Ризван кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Гөлгенә, уллары Ришат һәм Ринат аларның куанычлары һәм таянычлары. Алты оныклары да әби-бабаларын яраталар, кунакка кайтып кына торалар.
Фазлеевлар эш сөючән гаилә. Кушып санасаң алар 89 ел хезмәт иткәннәр. Рәфгатъ Шәяхмәт улы – хезмәт ветераны. Хәзер дә алар тик тормыйлар: Рәфгатъ Шәяхмәт улы – кул остасы, агач һәм металл белән эшләргә ярата, ә Гөлфия Ризван кызы гомер буе сөйгән эшен – тегүне ташламый. Күмәк көч белән алар яңа йортларын җиткергәннәр, күршеләре аларны яраталар һәм хөрмәт итәләр.