Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда дәүләт бүләкләре тапшыру

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Россия – бай мәдәни һәм рухи мирасы, Ватанга мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән берләшкән халыклар һәм диннәр күптөрлелеге булган уникаль ил. 12 июньдә илебез дәүләт бәйрәме – Россия көнен билгеләп үтә.

Бүген Тантаналар сараенда әлеге бәйрәм вакыйгасына багышланган Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Россия үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешләрен керткән чаллылыларга лаеклы бүләкләр тапшырды.

Безнең һәрберебез өчен Россия – ул, беренче чиратта, аның Ватаны, йөрәккә кадерле урыннар, өй учагы, якын кешеләр. Нәкъ менә шушы мәңгелек кыйммәтләр кешеләрне берләштерә!

Бәйрәм кунаклары-1 нче балалар музыка мәктәбенең «Балачак» хоры, Нияз Хаматшин һәм Айзилә Вахитова, «Татарстан» бию ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов, Олеся Шимон һәм «Вольница» вокаль ансамбле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International